«Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ мәгълүматы буенча 2020 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән бозлавык, юлларда көчле бозлавык көтелә. Көндез көньяк-көнбатыштан көчле җил һәм буран көтелә. Минималь температура төнлә -2..-5˚, максималь температура көндез 0...-3˚.