Раштуа: Бөгелмәдә бәйрәм гыйбадәтләре

2020 елның 4 гыйнвары, шимбә

7 гыйнварда православ христианнары төп бәйрәмнәрнең берсен - Раштуаны билгеләп үтәчәк. Бәйрәм көнендә шәһәр һәм район храмнарында төнге Раштуа гыйбадәтләре узачак.

Казан соборы (Бөгелмә шәһәре, Набережная урамы, 14 йорт) 2020 елның 6 гыйнварыннан 7 гыйнварына - 00.00 сәгатькә каршы төндә гыйбадәт кыла башлыйлар. Чиркәүдән гыйбадәт кылу тәмамлангач, яшәү урынына кадәр транспорт белән тәэмин итү оештырылачак.

Серафим Саровский хөрмәтенә төзелгән храмда гыйбадәт кылу вакыты (Бөгелмә шәһәре, Дзержинский урамы, 11 йорт) 2020 елның 6 гыйнварыннан 7 гыйнварга каршы төндә - 00.00 сәгатьтә башлана. Гыйбадәт кылу тәмамлангач, гыйбадәтханәдән яшәү урынына кадәр транспорт белән тәэмин итү оештырылачак.

Иоанн Предтечи Раштуасы хөрмәтенә храмда (Бөгелмә шәһәре, Ленин ур., 136) гыйбадәт кылу 2020 елның 6 гыйнварында 22.00 сәгатьтә башлана. Гыйбадәт кылу тәмамлангач, гыйбадәтханәдән яшәү урынына кадәр транспорт белән тәэмин итү оештырылачак.

Бөек газап чигүче Георгий Победоносец хөрмәтенә храмда (Бөгелмә шәһәре, Деповская урамы, 55 йорт) 2020 елның 6 гыйнварында 23.30 сәгатьтә гыйбадәт кыла башлыйлар.

“Всех скорбящих Радость” иконасы хөрмәтенә төзелгән храмда (Бөгелмә районы, Азнакайга чыгу юлындагы - православие зираты территориясе)  2020 елның 6 гыйнварында 23.00 сәгатьтә гыйбадәт кылу башлана.

Александр Невский хөрмәтенә төзелгән храмда (Бөгелмә районы, Карабаш бистәсе) 2020 елның 6 гыйнварыннан 7 гыйнварга каршы төндә - 00.00 сәгатьтә башлана.

Константин һәм Елена хөрмәтенә төзелгән храмда (Бөгелмә шәһәре, Казан урамы, 10 йорт - курс базасы бинасы) 2020 елның 7 гыйнварында 9.00 сәгатьтә, Косма һәм Дамиан храмында (Бөгелмә районы, Кече Бөгелмә авылы, Совхозная ур., 2) 7 гыйнварда 8.00 сәгатьтә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International