Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләренә автомобиль ачкычлары тапшырды

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Яңа 2020 ел алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләренә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды. Автомобиль ачкычларын тапшыру тантанасы Казанның Меңьеллык мәйданында узды. Шулай итеп, сәламәтлек саклау һәм мәгариф тармагы учреждениеләре бүген 50 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле, 7 флюорография җайланмасы көйләнгән ПАЗ автомобиле һәм 25 мәктәп автобусы алдылар. Бөгелмә муниципаль районына 1 мәктәп автобусы тапшырылды. Тантанада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров һәм мәгариф идарәсе начальнигы Валентина Кульбеда катнашты.

Билгеләп үтик, хәзерге вакытта республиканың мәктәп автобуслары автопаркы 790 транспорт чарасыннан тора, аларны 852 маршрут буенча 22 меңгә якын укучыны йөртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International