Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 11 айга терлекчелеккә йомгаклар ясалды

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  11 айлык  эшенә  йомгаклар  ясадылар.    Киңәшмәне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ленар Гарипов үткәрде.

 Чарада  муниципаль районнарның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча    консультантлары, селекция-нәсел  хезмәтләре  башлыклары һәм башка җаваплы  затлар   катнашты.   

Ленар Гарипов катнашучыларны  агымдагы  елның 11 айлык  эшенә  йомгаклар  белән  таныштырды.   Үз чыгышында  ул  сөт, ит җитештерү,  шулай  ук    терлекләр  санын  саклап  калу  мәсьәләләренә,  шулай  ук  хуҗалыклар  эшен  анализлауга  игътибар бирде.  

 Бүгенгә  республика территориясендә  эре  мөгезле  терлекләр саны    707,7 мең  баш  исәпләнә,  шул  исәптән  сыерлар  – 239,4  мең баш,   дуңгызлар – 453 мең баш, кәҗә  һәм  сарыклар  – 53 мең баш, кош-корт  – 15,2 млн баш,  атлар  – 19,4 мең  баш.  

Киңәшмә  барышында,  бу  елның  11  аенда  эре  мөгезле  терлекләр санын арттырып,  лидерлар  рәтенә  чыккан    районнарның  исемнәре  аталды,  болар:   Мамадыш  (+4287  баш), Саба (+1878), Балтач (+1187), Әтнә (+793), Бөгелмә (+782), Балык  Бистәсе  (+542), Баулы  (+389), Тукай (+300), Тәтеш (+221) һәм  Кукмара  (+179) районнары.    Терлекләр  санын  киметкән  районнарга  кисәтү ясалды.  

Авыл  хуҗалыгы  оешмалары тарафыннан бу  елның 11  аенда   1239 мең  тонна  сөт  җитештерелгән     (104%),  365,6 мең  тонна ит    җитештерелгән (103%),  шул исәптән  эре  мөгезле  терлек  тере  үлчәмдә  -  89,3 мең  тонна (99%), дуңгыз    -  84,2 мең  тонна (106 %) һәм  кош-корт  -  190,1 мең тонна (103 %).

Республикада  10 декабрьгә  авыл  хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда  тәүлеклек  тулаем  савым  3427,4 тонна тәшкил  итте.  

 Сөт җитештерү  буенча  беренчеләр  рәтендә   Балтач, Әтнә,  Түбән Кама, Кукмара,  Алексеевск, Актаныш һәм Саба  районнары  аталды.    Ит  җитештерү  буенча   иң югары  күрсәткечләр    Биектау,   Мамадыш һәм  Кукмара  районнарында  күзәтелә. 

Чыгышының  азагында   Ленар Гарипов  эре  мөгезле  терлекләрнең   тәүлеклек  артымы   650 граммнан  да  ким  булган  районнарны  атады.   Болар - Әлмәт, Әгерҗе,  Чистай, Кама Тамагы, Лаеш, Кайбыч,    Апас һәм Югары  Ослан  районнары. 

Моннан  тыш,  киңәшмә  барышында   эре  мөгезле  терлекләрне  үрчетү  буенча  да  йомгаклар  ясалды.    Бу  юнәлештә эшне оештыру  хакында      “Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе“ ДКУ башлыгы    Ришат Зарипов   чыгыш  ясады.      

Киңәшмә  ахырында  районнар  вәкилләрен  Татарстанның Сөт җитештерүчеләре  берлеге  тарафыннан  оештырыла   түгәрәк  өстәлләрдә  катнашырга  чакырдылар.   Чара   17 декабрьдә «Красный Восток» ХК АҖенең    «Каргалы» сөт комплексы  базасында  узачак.   Тулырак мәгълүматны  89274079794 телефоны  аша  алырга  мөмкин.   Шулай  ук   сөт  терлекчелегендә  идарә  һәм  тукландыру  буенча    консультанты   Алексей Волков катнашучыларга  Әтнә районының “Уңыш” АФ” ҖЧҖ үрнәгендә  эш  процессларын оештыру  механизмын видеода  күрсәтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International