Карабашта гражданнарга үзара салым кертү мәсьәләсе буенча җирле референдум узды

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

2019 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының «Карабаш шәһәр тибындагы бистәсе» муниципаль берәмлеге территориясендә гражданнарга үзара салым кертү мәсьәләсе буенча җирле референдум узды. Анда 2376 кеше катнашты, бу карабашлыларның гомуми саныннан 61,70 % тәшкил итә.

Үзара салым кертү буенча “Әйе” позициясе өчен тавыш бирүдә 1711 катнашучы тавыш бирде, бу 72,01 % тәшкил итә; “Юк” позициясе өчен - 665 референдумда катнашучы, бу 27,99 % тәшкил итә.

Шулай итеп, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының «Карабаш шәһәр тибындагы бистәсе» муниципаль берәмлеге территориясендә референдум узган дип танылды, ә референдум нәтиҗәләре дөрес дип табылды.

Карар нигезендә, 2020 елда Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының «Карабаш шәһәр тибындагы бистәсе» муниципаль берәмлеге территориясендә теркәлгән һәм яшәүче 18 яшькә җиткән һәр гражданнан, Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан, 1 төркем инвалидлардан, Россия Армиясе сафларына ашыгыч хезмәткә чакырылган гражданнардан тыш, 300 сум җыелачак. Җыелган сумма җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә, атап әйткәндә, тротуарлар һәм җәяүлеләр өчен юлларны төзүгә һәм ремонтлауга; спорт һәм балалар мәйданчыкларын сатып алуга һәм урнаштыруга юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International