Хезмәтне саклау буенча белгечләр өчен Бөтенроссия Олимпиадасы - 2020

2019 елның 6 декабре, җомга

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Россия Федерациясе Хезмәт министрлыгы һәм Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәтнең хезмәтне саклау буенча белгечләр өчен 2020 елгы Бөтенроссия Олимпиадасын үткәрүләре турында хәбәр итә.

Әлеге чарада катнашу өчен 31.12.2019г га кадәр сайтта теркәлергә (https://olimpiada.trudohrana.ru/), хезмәтне саклауның төп мәсьәләләрен өйрәнергә һәм тестлаштыру узарга кирәк. Баллар суммасы һәм сорауларга җавап бирү вакыты рейтингта урын билгели.

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Бөгелмә муниципаль районы предприятиеләрен, оешмаларын, учреждениеләрен хезмәтне саклау буенча Бөтенроссия Олимпиадасында катнашырга чакыра.

Өстәмә мәгълүматны (85594)438-65-163 (Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге - Шакиров Ф.М.) телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International