Бөгелмәдә полиция хезмәткәрләре чүп контейнерларына ут төртүгә катнашы булган кешеләрне эзли

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Узган ял көннәрендә вандаллар Бауман урамындагы 2 нче йорт ишегалдында урнашкан чүп контейнерлары өчен мәйданчыкны яндырдылар. Яңа евроконтейнерларны монда күптән түгел калдыклар белән эш итү системасын реформалаштыру программасы кысаларында куйганнар иде.

Җирле хакимият реакциясе кичекмәстән булды. Мэриядә узган утырышта Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров бу очракны аптырашта дип атады һәм Бөгелмә районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә ут төрткән кешеләрне эзләүгә кушылуны сорап мөрәҗәгать итте. Шәһәр башлыгы шулай ук барлык бөгелмәлеләрне туган шәһәрләренә игътибарлырак булырга һәм анда тәртип һәм матурлыкны сакларга чакырды.

Исегезгә төшерәбез, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча дежур частена ут төртү турында хәбәр 2 декабрьдә килде. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятьне кылуга катнашы булган затларны билгеләү буенча оператив-эзләү чаралары комплексы уздыра.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге матбугат хезмәте мәгълүматы буенча гаеплеләрне законда каралган җаваплылыкка тартачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International