Музыканы бергә тыңлыйбыз: Бөгелмәдә булачак әниләр өчен классик музыка концерты узды

2019 елның 1 декабре, якшәмбе

Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбе залында булачак әниләр өчен “Бергә музыка тыңлыйбыз” дигән концерт узды. Менә инде икенче ел рәттән бу чараны Бөгелмә мэриясе ярдәме белән “Бөгелмә үзәк район хастаханәсе” ДАССУ оештыра.

Сәхнәдән балалар сәнгать мәктәбенең иҗат коллективлары башкаруында рус, татар һәм чит ил авторларының әсәрләре яңгырады. Йөкле хатын-кыз тыңлый торган классик музыка киләчәк бала интеллекты үсешенә, бигрәк тә математик сәләтләр өчен җавап бирә торган сул ярымшарга йогынты ясый. Һәм бу эксперименталь дәлилләнгән факт булып тора.

Моннан тыш, классик композиторлар музыкасы туачак балада тулы куркынычсызлык тоемлауны булдыра, бу аның үсеше өчен төп шарт булып тора. Йөклелек вакытында музыка тыңлаган хатын-кыз үз баласын тыныч һәм акыллы, аның киләчәген уңышлы итә.

Чара кунаклары талантлы җырчылар чыгышыннан зур канәгатьлек алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International