Бөгелмәдә «Җәлил укулары» конкурсы узды

2019 елның 1 декабре, якшәмбе

Яшьләр сараенда «Җәлил укулары» халыкара әдәби конкурсының икенче этабының зона туры узды.

Бөгелмәдә әдәби очрашуны оештыручылар - Мәгариф идарәсе, Яшьләр сарае, Мәдәният бүлеге һәм Бөтендөнья татар конгрессының Бөгелмә бүлеге.

Быел сәхнә 130дан артык талантлы катнашучыны берләштерде - Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Ютазы, Баулы, Лениногорск, Чирмешән муниципаль районнарыннан. Һәркем Муса Җәлилнең бер әсәрен (тулысынча яки өзекне) матур итеп сөйләп күрсәтте. Башкару вакыты - 5 минуттан артык түгел. Конкурс сөйләм үсеше һәм сәнгатьчә сүзгә кызыксыну формалаштыру, шигъри сүзнең матурлыгын һәм сәнгатьлелеген тоя белү максатыннан үткәрелә.

Сәнгатьле уку - сәнгатьнең аерым бер формасы, анда күп нәрсә мөһим: әсәрне сайлау, әдәби тәм, грамоталы сөйләм, сәнгатьле уку, башкару артистлыгы, нәтиҗәле тәкъдим итү һәм, әлбәттә, энергия.

Күп кенә балалар үзләрен җиңеп, ораторлык сәнгате дөньясын ачтылар, үз-үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлек алдылар. Шунысы гаҗәп, бәйгеләр ачык формада уза, яшьләребездә халык алдында чыгыш ясау культурасын формалаштыра.

Конкурс финалы киләсе елның февралендә Казанда узачак. Финалны үткәрү вакыты һәм урыны Инстаграм һәм Вконтакте социаль челтәрләрендә һәм ВКТ tatar-congress.org сайтында рәсми битләрдә күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International