Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәмгә: Татарстанда авыл хуҗалыгы культураларының сортларын иң югары уңдырышлылык белән билгеләделәр

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Районлаштыру буенча культураларның алдагы сортларын аерып күрсәтергә мөмкин:

Кышкы бодай уҗымының иң югары уңыш бирүчәнлеге селекционер Г.М.Полетаевның («Скипетр»  - бер гектарга 39,5 ц), «Селекция» фәнни-сәнәгать үзәге» ҖЧҖ (Волжская К - бер гектарга 39,5 ц) һәм «Ершовская ОСОЗ НИИСХ Юго-Востока» ФДБФУ (Новоершовская - бер гектарга 34,9 ц) селекциясе нәтиҗәсендә заманча интенсив сортларын селекцияләү юлы белән иң югары уңыш алынды.

  Кышкы арыш уҗымының яхшы уңышын «ФИЦ «КазНЦ РАН» ТатНИИСХ махсус стуктур бүлекчәсе селекцияләгән «Зилант» РННС (районлаштырылмаган яңа сортны үрчетү) (бер гектарга 31,9 ц), «Тантана» (бер гектарга 29,5 ц) һәм «Подарок» (бер гектарга 28,8 ц) сортлары күрсәтте.

Кышкы тритикале уҗымы буенча югары уңыш «Федераль Ростов аграр фәнни үзәге» ФДБФУ селекциясендәге «Консул» (бер гектарга 56,5 ц) һәм «Торнадо» (бер гектарга 50,1 ц) сортлары, шулай ук «РФА Уфа федераль тикшеренү үзәге»нең «Башкирская короткостебельная» (бер гектарга 45,1 ц) сорталарыннан алынды.

Язгы бодай сортлары буенча иң югары уңыш түбәндәге сортлардан алынды: «Немчиков» федераль тикшеренү үзәге» ФДБФУнең «Любава» (бер гектарга 37,3 ц), «ВИМ федераль фәнни агроинженер үзәге» ФДБФУнең «Агата» (бер гектарга 37,2 ц) һәм «Ульяновск НИИСХ» ФДБФУнең «Ульяновская  105» (бер гектарга 36,1 ц) сортлары.

   Язгы арпа буенча иң югары уңышны «Немчиков» федераль тикшеренү үзәге» ФДБФУсе селекциясендәге «Яромир» (бер гектарга 42,8 ц), «ФИЦ «КазНЦ РАН» ТатНИИСХ махсус стуктур бүлекчәсе селекцияләгән «Камашевский» (бер гектарга 40,3 ц) һәм «Краснояружская зерновая компания» ЯАҖнең «Осколец» (бер гектарга 36,1 ц) сортлары күрсәтте.

Солы буенча: Ульяновский НИИСХ» ФДБФУ селекциясендәге «Всадник» (бер гектарга 37,6 ц), «Рысак» (бер гектарга 32,9 ц) сортлары.

Борчакның иң югары уңышы «ФИЦ «КазНЦ РАН» ТатНИИСХ махсус стуктур бүлекчәсе селекцияләгән «Варис» (бер гектарга 27,8 ц), «Ульяновский НИИСХ» ФДБФУнең «Ульяновец» (бер гектарга 26,6 ц) һәм «Федераль Ростов аграр фәнни үзәге» ФДБФУнең «Аксайский Усатый 55» (бер гектарга 25,9 ц) сортларыннан алынды.

Карабодай буенча югары уңыш бирүче «Уфимский Федеральный Исследовательский Центр  РАН» ФДБФУнең «Илишевская» (бер гектарга 22,1 ц), «Федеральный научный центр  зернобобовых и крупяных культур» ФДБФУнең «Диалог» (бер гектарга 22,4 ц), «ФИЦ «КазНЦ РАН» ТатНИИСХ махсус стуктур бүлекчәсенең «Чатыр Тау» (бер гектарга 18,4 ц) сортларын ассызыкларга мөмкин.

 

Язгы рапс уңышы буенча чит ил җитештерүчеләренең гибрид селекцияләре яхшы уңыш бирде һәм «ПС 306» гибриды буенча ул бер гектарга 23,0 ц; «Ахат» гибриды буенча бер гектарга 22,7 ц, «Джерри» гибриды буенча бер гектарга 22,2 ц тәкил итә.

   Бөртек өчен үстерелүче кукуруз: чит ил җитештерүчеләре гибрид селекцияләре «Роналдинио»сорты (бер гектарга 65 ц), «Национальный центр зерна имени  П.П. Лукьяненко» ФДБФУнең «Росс 195 МВ» сорты яхшы уңыш бирде.

  Силос өчен үстерелүче кукуруз: «Бөтенроссия кукуруз фәнни-тикшеренү институты» ФДБФУ селекциясендәге «Воронежский 175 АСВ» сорты (бер гектарга 402 ц), «Воронежский 160 СВ» (бер гектарга 400 ц) һәм «НПО  «Семеноводство Кубани» ҖЧҖнең «Ладожский 175» (бер гектрага 348,8 ц) сортлары иң югары уңыш бирде.

   Көнбагыш буенча иң югары уңыш чит ил җитештерүчеләренең гибрид селекцияләре «Метеор СЛ» (бер гектарга 25,0 ц), «Тристан» (бер гектарга 19.9 ц) һәм ФНЦ «В.С. Пустовойт исем. Бөтенроссия майлы культуралар фәнни-тикшеренү институты» ФДБФУнең «Меркурий» (бер гектарга 22,9 ц) сорталарыннан алынды.

Шикәр чөгендере буенча югары уңыш чит илдә җитештерелгән гибритлар: «Эксперт» (бер гектарга 590 ц), «Светлана КВС» (бер гектарга 549,9 ц) һәм «Рекордина КВС» (бер гектарга 536,5 ц) сортларыннан алынды.

Бәрәңге буенча югары уңыш: «Вега» (бер гектарга 423,2 ц), «Беттина» (бер гектарга 400 ц) һәм «Импала» (бер гектарга 396,5 ц) сортларыннан алынды. 

Информационно-Технологический Отдел  филиала ФГБУ "Россельхозцентр" по Республике Татарстан

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International