Бөгелмәле Дмитрий Медведевның яшьләр активы белән очрашуында катнашты

19 ноябрь 2019 ел., сишәмбе

Мәскәү шәһәренең Үзәк штабында «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы активы «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясе рәисе Дмитрий Анатольевич Медведев белән очрашты. Әлеге очрашуда Бердәм Россия Яшь гвардиясе Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсенең Бөгелмә җирле бүлекчәсе җитәкчесе Ринат Дусаев катнашты.

Очрашу барышында "Яшь Гвардия"не яңарту, МГЕРның 2019 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2020-2021 елларга эш планнары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования