Адреслы ярдәм: чыгымнарны компенсацияләү

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 елда Татарстан Республикасында тулы масштаблы цифрлы телевидениегә күчкәндә, социаль якланмаган категорияләргә адреслы ярдәм күрсәтү максатларында, 2019 елда цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен кирәкле булган цифрлы телевизион приставка, телевизион антеннаны сатып алу чыгымнарына бер тапкыр компенсация бирелә.

Цифрлы телевидение тапшырулары сигналын кабул итү өчен цифрлы телевизион приставка һәм (яки) телевизион антенна сатып алуга киткән чыгымнарны компенсацияләү түбәндәге категория гражданнарга бирелә:

 - күп балалы гаиләләр һәм инвалид балалы гаиләләр, аларның җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган, алар балага айлык пособие алучылар булып торалар.

- ялгыз яшәүче пенсионерларга (пенсионерлардан торган гаиләләр), 70 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге, җан башына уртача кереме 20 мең тенгадан артмаган пенсионерларга (аларның гаиләләре).

- ялгыз яшәүче инвалидларга (инвалидлардан торган гаиләләр) җан башына уртача керемнәре 20 мең тенгадан артмаган. 

 Компенсация цифрлы приставканың факттагы бәясе күләмендә, ләкин 1000 сумнан да артмый.

Документларны кабул итү һәм күрсәтелгән компенсацияләрне билгеләүне гражданинның яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм үзәгенең территориаль бүлеге (Бөгелмә шәһәре, Стрелочная урамы, 1 йорт) башкара.

Компенсациягә документларны 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча яшәү урыны буенча РМЯҮ (компенсация түләүләре) бүлекчәсенә тапшырырга мөмкин. 2019 елның 1 декабреннән соң гаризалар кабул ителмиячәк.

Белешмәләр өчен телефоннар: 5-02-95, 5-00-56, 5-02-50.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International