Бөгелмә волонтерлары: яраткан шәһәребез өчен изге эшләр

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә «ДоброДом» волонтерлык хәрәкәтенең эше турында Марина Черепанова сөйләде. Аның сүзләренә караганда, ирекле хәрәкәт 2013 елда ук барлыкка килгән. Төп максат - ятим балаларга, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү.

"ДоброДом» хәрәкәтенең җитәкчесе юк. Безнең йортта – 3 волонтер: Д – Диләрә, О – Олеся, М – Марина. Безнең Вконтакте социаль челтәрендә төркемебез бар, анда телефон, электрон почта  күрсәтелгән», - дип ассызыклады Марина Черепанова.

Ирекле хәрәкәтле командада – барлык шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары, басмалар, интернет-берләшмәләр, федераль каналлар, шәхси эшмәкәрләр һәм олы йөрәкле кешеләр.

Чыгыш барышында Марина Черепанова Бөгелмәдә тормышка ашырыла торган иң якты проектларны тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International