Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча "кайнар линия" телефоны

8 ноябрь 2019 ел., җомга

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 2019 елның 13 ноябрендә Хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү максатларында, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча халык өчен «Кайнар линия» үткәрә.

«Кайнар линия» эшендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, «ТР ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү региональ үзәге» НП, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «ТР Күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге» СРО вәкилләре катнашачак.

Консультация вакыты: 09.00дан 17.00 сәгатькә кадәр. «Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования