Бөгелмәлеләр Халыклар бердәмлеге көнен күпмилләтле концерт белән билгеләп үттеләр

5 ноябрь 2019 ел., сишәмбе

Бөгелмәлеләр Халыклар бердәмлеге көнен күпмилләтле концерт белән билгеләп үттеләр.

Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Бердәм гаиләдә» милли мәдәниятләр фестивале техника йорты залында узды. Бу бәйрәм күпмилләтле ил халкының – Россиянең хәзергесе һәм киләчәге өчен бердәмлеге символы.

Концертта шәһәрнең иҗат коллективлары катнашты. Алып баручылар кунакларга бәйрәмнең 1612 ел вакыйгалары – Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына берләшкән ата-бабаларыбызның җиңүе хөрмәтенә оештырылуын искә төшерделәр.

Гражданин Кузьма Минин һәм князь Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге Ополчение Мәскәүне поляк илбасарларыннан азат иткән. Бу вакыйга бәйсез дәүләтнең нигезен төзү өчен нигез булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования