Мәчеттә көзге смена тәмамланды

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә шәһәр мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган «Сәләм» рухи-сәламәтләндерү курсларының көзге сменасы тәмамланды. 

Атна дәвамында 40 малай һәм кыз Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (СГС) ничек яшәве белән таныштылар, Изге Коръән сүрәләре укыдылар, конкурсларда катнаштылар.

Балалар белән дәресләрне Бөгелмә шәһәре мәчетләренең хәзрәтләре һәм укытучылары үткәрде. "Сәләм» үзәге сменасының эше ахырында балаларга бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International