Беренче таналар партиясен Бөгелмәгә алып кайттылар

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Бөгелмә муниципаль районы территориясендә Россиядә иң зурлардан саналган "ЭкоНива" агрохолдингы проектын гамәлгә ашыру көчәя бара. Наратлы авылындагы сөтчелек комплексы территориясенә беренче партия - 450 баш тана алып кайттылар.
Хәзерге вакытта компания әлеге авыл җирлеге территориясендә терлекчелек комплексы төзи. Исегезгә төшерәбез, бу елның май аенда комплекс төзелеше өчен беренче таш салынды. Мегаферма 3550 баш терлеккә исәпләнгән, аңа 3,5 млрд сум инвестицияләү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International