16 октябрь - эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

Үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында, 2019 елның 16 октябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районы территориаль бүлеге эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра. Алдан язылу таләп ителми.

Территориаль бүлек бөгелмәлеләрне Бөгелмә шәһәре, Ворошилов урамы, 4нче йорт адресы буенча  көтә.

Хөрмәтле эшкуарлар һәм бизнес вәкилләре!

Мәҗбүри таләпләрне белү - хокук бозуларны булдырмуның иң яхшы ысулы! Без сезне бердәм «Ачык ишекләр» көнендә консультацияләргә көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International