Бөгелмәлегә "Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

Татарстан авыл хуҗалыгы үсешенә аерым өлеш керткәне өчен Рөстәм Миңнеханов тармак ветераннарына рәхмәт белдерде, шулай ук Татарстан шәһәрләрендә атна саен үткәрелә торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыруда актив катнашучы республика районнарын билгеләп үтте.

Соңрак Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. «Подгорный» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Тәүфыйк Сәлаховка «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International