Вакцинация - гриппка каршы иң нәтиҗәле саклану

8 октябрь 2019 ел., сишәмбе

Бөгелмә районында гриппка каршы прививка кампаниясе 26 августта башланды. Профилактик прививкаларның милли календаре кысаларында, Бөгелмә районына «Совигрипп» гриппка каршы вакцинаның беренче партиясе килде. Прививка ясау кампаниясе чорында Бөгелмә районының 56010 кешесенә прививка ясау планлаштырыла.

Хөрмәтле бөгелмәлеләр!

Профилактика чараларын күрегез — сәламәтлекне саклау турында алдан кайгыртыгыз, эпидемия сезоны башланганчы гриппка каршы прививка ясатыгыз! Исегездә тотыгыз, грипп белән көрәшнең иң ышанычлы ысулы - вакцинация!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования