Бөгелмәдә имамнар җыелышы үтте

7 октябрь 2019 ел., дүшәмбе

Бөгелмә мөхтәсибәтенең Подлесный бистәсе мәчетендә имамнар җыелышы булып үтте. Анда Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, Бөгелмә шәһәре һәм районы мәчетләренең имамнары, шулай ук мөхтәсибәтнең бүлек җитәкчеләре катнашты.

Җыелыш,  гадәттәгечә, изге Корьән аятьләрен укудан башланып китте. Аннары Рамил хәзрәт чыгыш ясады. Ул имамнарны ТР Диния нәзарәте ҮДО пленумының карарлары, җитәкчелекнең боерыклары белән таныштырды. Аннары шәһәр һәм авыл мәчетләрендә укуларны ТР мөселманнары Диния нәзарәте программалары буенча укыту буенча фикер алышулар булды.
Җыелышта "Гошер сәдакасы" чарасына йомгак та ясалды. Шунысы сөенечле: Бөгелмә мәчетләренә йөрүчеләр барлыгы 45 тоннага якын яшелчә һәм бөртекле культуралар җыеп, аз тәэмин ителгән гаиләләргә тараттылар.
Җыенда имамнар агымдагы ел дәвамында алып барган эшчәнлекләре турында сөйләделәр, булган проблемаларны уртага салып сөйләштеләр, киләчәккә планнар билгеләделәр.

Рамил хәзрәт нәтиҗәле эшләүләре өчен имамнарга рәхмәт әйтте, Бөгелмә районында традицион ислам нормаларын таратуда киләчәктә дә шулай актив эшчәнлек алып барачакларына ышаныч белдерде.

Соңыннан чарада катнашучыларның һәммәсен дә тантаналы аш табынына чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования