Бөгелмә муниципаль районының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе

18 сентябрь 2019 ел., чәршәмбе

Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе планы нигезендә һәм хокук бозулар кылуга сәләтле яшүсмерләр белән индивидуаль-профилактик эш алып баручы балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре статусын күтәрү максатларында, 16 сентябрьдә балигъ булмаганнар белән эшләү буенча комиссия тарафыннан ел саен үткәрелә торган “Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” конкурсының муниципаль этабы уздырылды.

Конкурста 3, 9, 12нче һәм БСТК мәктәпләреннән вәкилләр катнашты. Конкурста 1нче урынны алган 3нче мәктәп директоры урынбасары Әлфия Кәримова 26 сентябрьдә Азнакай шәһәрендә узачак конкурсның зона этабында катнашачак.

Конкурста катнашучыларның барысы да Бөгелмә муниципаль районының балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия Дипломы һәм бүләк белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования