"Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы": бөгелмәлеләрне конкурста катнашырга чакыралар

2019 елның 13 сентябре, җомга

Ел саен Россия Федерациясендә «Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы» (алга таба – Конкурс) Бөтенроссия конкурсы үткәрелә.

2019 елда бәйге 15 номинация буенча үткәрелә:

- Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда эш урыннары булдыру һәм үстерү;

- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда эш урыннары булдыру һәм үстерү өчен;

- Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда җитештерүдәге җәрәхәтләнү һәм һөнәри авыручанлыкны киметкән өчен;

- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда җитештерүдәге җәрәхәтләнү һәм һөнәри авыручанлыкны киметкән өчен;

- Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда кадрлар потенциалын үстерү;

- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда кадрлар потенциалын үстерү өчен;

- Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру;

- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру өчен;

- Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда социаль партнерлыкны үстерү;

- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда социаль партнерлыкны үстерү өчен;

- Югары социаль нәтиҗәгә ия кече оешма;

- Территорияләрнең социаль проблемаларын хәл итүдә катнашу һәм корпоратив хәйриячелекне үстерү өчен;

- Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда гаилә бурычлары булган хезмәткәрләргә иң яхшы шартлар өчен;

- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда гаилә бурычлары булган хезмәткәрләргә иң яхшы шартлар өчен;

- Инвалидларны оешмада эшкә урнаштырган өчен.

Конкурсның төбәк һәм федераль этапларында катнашу бушлай башкарыла.

Конкурста оештыру-хокукый формасына, милек формасына һәм икътисадый эшчәнлек төрләренә бәйсез рәвештә, Россия юридик затлары, шулай ук аларны барлыкка китергән юридик затлар белән килешенеп, аларның филиаллары катнаша ала.

Хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын бозуга бәйле суд карарлары һәм дәгъвалары булган оешмалар конкурста катнашуга рөхсәт ителми.

Конкурста катнашу өчен гаризалар Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2019 елның 10 сентябренә кадәр конкурсны үткәрү буенча методик рекомендацияләр белән каралган тәртиптә кабул ителә.

Конкурсның катнашу шартлары һәм тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында танышырга мөмкин (http://mtsz.tatarstan.ru/rus/informatsiya-o-provedenii-vserossiyskogo-konkursa-2846417.htm).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International