"Демография" милли проекты

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Күптән түгел генә расланган демография өлкәсендәге гамәлләр стратегиясе ил төбәкләрендә киң чаралар комплексын гамәлгә ашыруны күздә тота.  Алар арасында тормышны озайту буенча геронтология һәм гериатрия медицина ярдәменең яңа төрен үстерү. Бу терминнар әлегә гадәти түгел, гәрчә тормышыбызның байтак өлешенә турыдан-туры караш булса да, аларның нигезендә «геронт» сүзе, грек теленнән тәрҗемә иткәндә, «карт», «аксакал» дигән сүз.  Һәм безнең заманда сүз өлкән яшьтәге кешеләр турында түгел, ә урта яшьтән чыккан һәм организм ешрак үзе турында белдерә торган чорга аяк басучылар турында бара.

Бөгелмәлеләр дә, Татарстанның кайбер районнарында яшәүчеләр кебек үк, илдә геронтология хезмәтенең башлангыч этабында катнаштылар. Пациентларның бу категориясенә авыл кешеләре, җирлекләрнең поликлиникалардан һәм башка медицина учреждениеләреннән ераклык арасын исәпкә алып, кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International