Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүгә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алуга конкурс

10 сентябрь 2019 ел., сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Халык сәнгате кәсепләре өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүгә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алуга конкурста катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итә.

2019 елның 9 сентябреннән 1 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүгә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алуга конкурста катнашуга гаризалар кабул ителә (алга таба - конкурс).

Конкурс гаризалары түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Пушкин ур., 66/33 йорт, каб. 111, 113. (элемтә өчен җаваплы зат: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының инфраструктура үсеше һәм иҗат индустрияләре бүлегенең әйдәүче киңәшчесе-Инсапова Гүзәл Мансур кызы, (843) 264-75-14, g.insapova@tatar.ru).

Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүгә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын бирү тәртибен раслау турында» 25.05.2015 № 368 карары (алга таба - карар) нигезендә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования