Иртәнге 6га булган мәгълүматларга караганда, «Бердәм Россия» ТР Дәүләт Советына сайлауларда 72,99% тавыш җыйды

9 сентябрь 2019 ел., дүшәмбе

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда 1,9 миллион бюллетеньне эшкәрткәннән соң, «Бердәм Россия» партиясе әйдәп бара. 9 сентябрьдә 5.58 сәгатькә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, ул сайлаучыларның 72,99 процент тавышын җыйган. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Икенче урында – КПРФ (10,58 процент), өченчедә – ЛДПР партиясе (3,68 процент).

«Россия коммунистлары» сайлаучыларның – 3,59, «Гадел Россия» - 3,89, «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе» - 2,38, «Үсеш партиясе» 1,84 процент тавышын җыйган.

Участок сайлау комиссиясе барлыгы 2,6 миллион бюллетень алган, сайлаучыларга тавыш бирү урынында 1,9 миллион бюллетень бирелгән. Тавыш бирү урыныннан читтә гражданлык бурычын үтәгән сайлаучыларга 55 мең 939 бюллетень тапшырылган.

Якшәмбе, 8 сентябрьдә, алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования