Бүген Татарстанда VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау уза. Бөгелмә муниципаль районында 78 сайлау участогы эшли, аларның һәркайсы бөгелмәлеләрнең игътибарын үзенчә җәлеп итә. Үзешчән сәнгать коллективларының чыгышлары, күргәзмә-ярминкәләр, буфетлар – болар барысы да бәйрәм атмосферасы һәм яхшы кәеф тудыра.
Сайлау участокларына мөстәкыйль килә алмаучыларга участок комиссиясе әгъзалары үзләре килә. Шулай ук бөгелмәлеләр район үзәк хастаханәсенең стационарында да үзләренең сайлау мөмкинлегенә ия.