Төзелеш моһите: урынга чыгып гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров халыктан элек килгән мөрәҗәгатьләр белән бәйле рәвештә эшлекле сәфәр кылды.

Ул караган объектлар арасында узган елларда республика проектлары буенча ремонтланган юллар да бар. Подрядчы оешмалар гарантия йөкләмәләре кысаларында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерергә тиешләр, дип билгеләп үтелде. Объектлар арасында Воровский, Яңа Бөгелмә, Казан, Некрасов, Комсомольская урамнарындагы юл участоклары бар.

Сәфәр барышында мэр Горький урамы, 7нче йорт һәм Алиш урамы, 3нче йорт адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортларда капиталь ремонт эшләрен тикшерде. Соңгы адреста йорт өлкәне канализация системасы эшендәге проблеманы билгеләде. "Бөгелмә-Водоканал" ҖЧҖ вәкилләре мәсьәләне кабул иттеләр – барлык җитешсезлекләрне бетерергә вәгъдә иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International