Бүген Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров катнашында 1нче мәктәп территориясендә спорт мәйданчыгын ачу тантанасы узды.
Универсаль спорт мәйданчыгы - мини-футбол өчен ачык кыр "2016-2020 елларга Россия Федерациясендә физик культураны һәм спортны үстерү" федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелде.
Спорт мәйданчыгын ачу хөрмәтенә әлеге кырда мини-футбол буенча Бөтенроссия ишегалды футбол фестиваленең республика этабында бронза медаль яулаган спортчылар - «Подстанция» җыелма командасы һәм аларның яшьтәшләре - 1нче мәктәпнең җыелма командасы арасында иптәшләрчә очрашуы булды.
Моннан тыш, спорт министры Владимир Леонов һәм Бөгелмә мэры Линар Закиров автограф-сессиядә катнаштылар, алар үзләренең автографларын тупта калдырдылар һәм командаларга бүләк иттеләр.