Бөгелмәдә капиталь ремонттан соң иң борынгы спорт учреждениеләренең берсе ачылды

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Бүген Бөгелмәдә эш визиты белән Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леонов булды. Ул Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, шулай ук «Татэнергосбыт» АҖ директоры Рифнур Сөләйманов белән бергә капиталь ремонттан соң «1 нче спорт мәктәбе» МБУ спорт залын тантаналы рәвештә ачтылар. Спорт мәктәбе мәйданчыгында тәрбияләнүчеләр, ата-аналар һәм тренерлар составы җыелды.

Тантаналы чара барышында югары спорт нәтиҗәләре һәм спортны үстерүгә керткән өлешләре өчен пауэрлифтинг буенча Россия спорт мастеры, Россия һәм Татарстан җыелма командасы әгъзасы, пауэрлифтинг бүлеге тәрбияләнүчесе Екатерина Жильцованы, шулай ук спорт акробатикасы буенча спорт мастеры, пауэрлифтинг буенча спорт мастерлыгына кандидат, Россия һәм Татарстан Республикасы җыелма командасы әгъзасы, пауэрлифтинг бүлегендә тәрбияләнүче Анастасия Филатованы Бөгелмә муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International