Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров аэропорт хезмәт коллективы белән очрашты

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Шәһәр һәм район җитәкчелегенең, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары белән бергәлектә, хезмәт коллективларында очрашулар уздыруы дәвам итә. Россия Һава Флоты көне алдыннан, “Бөгелмә” аэропорты” ҖЧҖнең актлар залында хезмәт коллективы җыелышы узды.

     Җыелышны, һөнәри бәйрәмгә кагылышлы котлау сүзләре белән, җәмгыять директоры, район Советы депутаты Ринат Шакиров ачып җибәрде. Ул кунакларны тәкъдим итте һәм коллективның уңышлары, киләчәккә куелган бурычлары турында сөйләде. Аннары сүз Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закировка бирелде. Ул, үз чиратында, соңгы 5 елда шәһәрдә һәм районда тормышка ашырыла торган милли проектлар турында сөйләде, коллектив хезмәткәрләренең сорауларына җавап бирде.

     Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты буларак, үз эшчәнлеге турында Леонид Якунин җиткерде. Иң яхшы коллективларга хөкүмәт, муниципаль һәм корпоратив бүләкләр тапшырылды. Җыелыш азагында аэропорт хезмәткәрләре депутатны чолгап алдылар һәм Леонид Александровичка үзләрен кызыксындырган сорауларын яңгыраттылар, ул аларга бик теләп җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International