"Мобиль сайлаучы" беренче тапкыр татарстанлыларга төбәк сайлауларында ярдәм итәчәк

2019 елның 16 августы, җомга

Ай ярымнан Бердәм сайлау көне узачак – 8 сентябрьдә республика халкы Татарстан парламентының яңа составына депутатлар сайлаячак. Сайлауларга әзерләнү эшләре ничек бара, сайлау участокларында татарстанлыларны нинди яңалыклар көтә? Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.

Депутатлыкка кандидатлар кемнәр?

- Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү тәмамланды. Нинди нәтиҗәләр? 

- 7 июльдә Татарстанның VI чакырылыш Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү тәмамланды. Республикада сайлаулар Бердәм тавыш бирү көнендә – 8 сентябрьдә узачак.

Татарстан җирлегендә теркәлгән 12 сәяси фирка сайлауда катнашачак. 11 партия үз кандидатлары исемлеген тәкъдим итте. Исемлекләр буенча кандидатларның гомуми саны - 250 кеше. Бер мандатлы округлар буенча - 196 кандидат. Унлап кандидат булган округлар да, 4 кенә кандидат булганнары да бар.

Документлар тәкъдим ителгәч, анда күрсәтелгән мәгълүматларны тикшерү башланды. Әлеге нәтиҗәләр буенча без кандидатларны теркәү турында карар кабул итәчәкбез. Партия исемлекләре буенча кандидатларны теркәдек инде. Ә округ комиссияләре бер мандатлы кандидатларны теркәү белән шөгыльләнә.

“Мобиль сайлаучы”: кайда телисең, шунда тавыш бир

- Быелгы сайлау кампаниясендәге төп яңалык – “Мобиль сайлаучы” механизмын кертү. Бу нәрсә өчен кирәк һәм сайлаучыларга нинди уңайлыклар тудырачак?

- Россия Үзәк сайлау комиссиясе соңгы берничә ел дәвамында тавыш бирүне җиңеләйтә торган инициативаларны практикага актив кертә. “Мобиль сайлаучы” механизмы илнең башка төбәкләрендәге тавыш бирүләрдә кулланылды инде. Быел без үзебезнең сайлау кодексына үзгәрешләр керттек һәм бу механизм безнең республикада да эшләячәк.

“Мобиль сайлаучы” кушымтасының максаты – безнең сайлаучылар өчен мөмкинлекләрне арттыру. Хәзер алар яшәү урыны буенча сайлау участогына бәйләнмәгән. Үзләре өчен уңайлы булган теләсә кайсы участокта тавыш бирә алачак.

Мәсәлән, кеше Казанда теркәлгән, әмма 8 сентябрь көнне үзенең Чаллы шәһәрендә булачагын белә ди. Алдан гариза язып, үзенә уңайлы участокны сайлый ала. Бу гаризаны күпфункцияле үзәк - МФЦ, дәүләт хезмәтләре порталы, участок сайлау комиссиясе яки төбәк сайлау комиссиясе аркылы бирергә була. Гаризаларны язу һәм кабул итү 24 июльдә үк башланачак.

Сайлаучыларга тагын да уңайлырак булсын өчен, бөтен Татарстан буенча күп функцияле үзәкләрдә сайлау участогын үзгәртүгә гариза язу мөһим хезмәтләр исемлегенә кертеләчәк. Аңа электрон чират буенча язылып була. 

Сайлаучы “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша гариза биргән икән, ул шушы ук сайт аркылы гаризасын 4 сентябрьгә кадәр кире алырга да мөмкин. Бу очракта ул үзе теркәлү урыны буенча сайлаучылар исемлегеннән төшеп калмый.

Гаризаны 24 июльдән 4 сентябрьгә кадәр тапшырырга була. 28 августтан участок сайлау комиссияләрендә гаризалар кабул итү башлана. Сайлаучы яшәү урыны буенча гына түгел, теләсә кайсы участок комиссиясенә мөрәҗәгать итә ала.

Әгәр дә сайлаучы нинди дә булса сәбәпләр аркасында закон белән билгеләнгән шушы вакытка (4 сентябрьгә кадәр - ТИ) сыеша алмаган һәм тавыш бирү көне алдыннан гына башка шәһәргә яки районга китәргә уйлаган икән, ул махсус гариза бирергә мөмкин. Әмма моны ул үз участогында, ягъни яшәү урыны буенча гына бирә ала. Мондый гаризаны 5 сентябрьдән башлап, 7 сентябрьнең 14:00 сәгатькә кадәр биреп була.

Татарстанлылар сайлау көнендә кайда гына булса да, әлеге яңа механизм аларга конституцион хокукларын чынга ашырырга мөмкинлек бирә.

Комиссия әгъзалары өчен махсус кушымта һәм протоколлардагы QR-кодлар тавыш бирүнең гадел булуын гарантияли

- Бу сайлауларда тагын нинди яңалыклар булачак?

- Дәүләт Советына сайлаулар көнендә республика җирлегендә илнең сайлау стандартлары гамәлдә булачак. Без беренчеләрдән булып участок комиссияләре өчен тулы масштаблы укыту уздырдык. Бу узган президент сайлауларын, шулай ук илдә һәм республикада булган тәҗрибәне исәпкә алып эшләнде. Без җитди уку-укыту программасы әзерләдек.

Моннан тыш, бу сайлау кампаниясе өчен махсус мобиль кушымта да булдырдык. Ул  атнасына 7 көн һәм тәүлегенә 24 сәгать участок комиссияләре беләнэлемтәдә булырга мөмкинлек бирә. Шулай ук кушымтада сайлау участогында ниләр булганын видеога теркәп бара торган  мөмкинлек тә бар. Әгәр нинди дә булса вәзгыять сорау тудыра икән, мәгълүмат монда - республиканың Үзәк сайлау комиссиясенә җибәреләчәк. Бу мәсьәләне тиз арада хәл итү өчен эшләнелә.

Участок комиссияләре составы да шактый яңартылды. Хәзер аларның 75 проценты төрле сәяси партия һәм иҗтимагый хәрәкәт вәкилләреннән тора.

Киләчәк сайлаулардагы тагын бер яңалык – хәзер протоколларда QR-кодлар булачак. Бу кодларны махсус машина укый. Автоматлаштыру йомгаклау протоколларын тутырганда хатасыз эшләргә һәм бу процессны гадел итәргә булыша. Моннан тыш участок комиссияләреннән килгән протоколларны тикшерү вакытында территориаль комиссияләрдә камералар урнаштырылачак. Бу эш барышын онлайн режимда күзәтү өчен эшләнә.

Сентябрьдәге сайлауларда күзәтүчеләр саны күп булыр дип уйлыйбыз. Аларның эшчәнлеге өчен бөтен кирәкле шартлар да тудырылачак. Кирәге чыккан очракта, закон тарафыннан билгеләнгән урыннарда видеога төшерә алсыннар өчен шартлар булачак.

Әлбәттә, сайлаучы безнең өчен беренче урында. Шуңа күрә безнең бурыч – тавыш бирү өчен югары дәрәҗәдә уңайлы шартлар тудыру.

Татарстан участоклары сайлауларга әзер

 

- Тулаем алганда республиканың Дәүләт Советына көзге сайлауларга әзерлеген ничек бәялисез?

- Без бик зур әзерлек эшләре уздырдык. Ул бер ел элек башланган иде инде һәм сайлау көнендә төгәлләнәчәк. Бу укыту чаралары да, законнар юнәлешендә эшчәнлек тә. Сайлау процессы һәрдаим үсештә. Кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, сайлау кодексына кайбер үзгәрешләр кабул ителде. Шул ук “Мобиль сайлаучы” механизмын тормышка ашыру, төбәк сайлауларына Иҗтимагый палатадан күзәтүчеләр билгеләү мөмкинлеге булды. Сайлау процессы һәм башка моментлар тәртипкә салынды.

Участокларны техник яктан җиһазландыру буенча да зур эш башкарылды. Зур участокларда электрон тавыш бирү һәм бюллетеньнәрне тикшерү комплекслары булдырылачак. Болар бирелгән тавышларны санауны тизләтә һәм протоколлар тутырганда хаталар булдырмый.

Материаль-техник җиһазландыру һәм квалификация турында сөйләгәндә, республиканың тавыш бирү участоклары сайлау кампаниясе уздыруга әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International