Бөгелмәлеләр нинди яшьтә әти-әни булалар

2019 елның 16 августы, җомга

Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре агымдагы елның июль аенда туучылар санына йомгак ясадылар.

Иң яшь әнигә - 16, иң яшь әтигә - 24 яшь. Иң өлкән әнигә - 43, ә иң олы әтигә - 47 яшь.

Бу Россия күрсәткечләре буенча рекордлы сан түгел. Росстат мәгълүматларына караганда, 2018 елда 12 яшьлек дүрт кыз ана булган, ә 13 яшьлекләрдән 34 бала туган. Россиядә яшәүче биш 17 яшьлек хатын-кыз бишенче бала анасы булган.

Кайбер хатын-кызлар пенсиягә чыккач та әни булудан курыкмый. Әйтик, узган ел 60 яшьтән олырак булган ике россияле беренче баласын тапкан. Илнең тагын бер хатын-кызы шундый ук яшьтә икенче тапкыр әни булган.

Бөгелмә районында июль аенда барлыгы 73 бала теркәлгән, шул исәптән бер игезәк пар. Иң зур баланың авырлыгы – 4640 г, иң кечкенәсе - 2400 г тәшкил итә.

Иң популяр исемнәр - Артем, Руслан, Милана, София һәм Варвара. Малайлар өчен сирәк исемнәр – Гардаш, Демьян, Савва. Кызлар өчен - Агдалия, Златослава, Милада.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International