Наркотикларга каршы комиссия утырышы: Бөгелмәдә халыкның наркотиклар куллану дәрәҗәсен киметүгә юнәлдерелгән кайбер мәсьәләләр турында фикер алыштылар

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Бөгелмәдә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвира Ризванова рәислегендә наркотикларга каршы комиссия утырышы узды.

Кызганычка каршы, Бөгелмәдә наркотиклар проблемасы һәрвакыт кискен торды һәм бүгенге көнгә кадәр иң кискен мәсьәләләрнең берсе булып кала. Шул ук вакытта Бөгелмә муниципаль районында наркотикларга каршы комиссия составына керүче барлык хезмәтләрнең, ведомствоара хезмәттәшлеге кысаларында, актив эш алып баруын билгеләп үтәргә кирәк.

Бөгелмә муниципаль районында балигъ булмаганнар һәм яшьләр арасында наркотикларга каршы профилактик эшчәнлекне җәйге чорда планлаштыру һәм үткәрү турында наркотикларга каршы комиссия секретаре - Башкарма комитетның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илдар Тәхиятуллин сөйләде. Зеленая Роща авыл җирлеге башлыгы Денис Мөсәгыйтов район җирле үзидарә органнарының наркотик һәм психотроп матдәләрне законсыз куллануны һәм наркоманияне профилактикалау буенча эшчәнлеге турында чыгыш ясады.  Утырыш барышында шулай ук халыкның наркотиклар куллану дәрәҗәсен киметүгә һәм наркотикларга каршы эшне камилләштерүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар планы турында да сүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International