Бөгелмә районында концерт узды

14 август 2019 ел., чәршәмбе

Татарстанда "Авыл клублары" республика программасы кысаларында төзелгән яңа авыл мәдәният йортлары базасында, районнар арасында, аралаш концертлар үткәрү күркәм традициягә әверелде.

Березовка авыл мәдәният йортына үз талантларын күрсәтергә Азнакай район-шәһәр Мәдәният сарае иҗат коллективлары һәм үзешчәннәре килгән иде.  Кереш сүз белән Бөгелмә муниципаль районы Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Әхмәдиев һәм Березовка авыл җирлеге башлыгы Наталья Меньшаева чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования