2020 елдан беренче балага түләү шартлары һәм аның күләме үзгәрәчәк

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

2017 елның 28 декабрендәге федераль законын нигезендә 2018 елның 1 гыйнварыннан беренче баласын тудырган яисә уллыкка һәм кызлыкка алган әниләргә айлык түләү бирелә башлаган иде. Ул гаиләдә җан башына айлык керем мөрәҗәгать итү елыннан алда килүче елның икенче кварталында Татарстан Республикасында билгеләнгән хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумы күләменнән 1,5 тапкырдан да зуррак булмаган очракта билгеләнде. Киләсе елның 1 гыйнварыннан аны җан башына керемнәре яшәү минимумы зурлыгыннан 2 тапкырдан күбрәк булмаучылар балага өч яшь тулганчы ала алачак. 

Бала туганнан соң алты ай эчендә мөрәҗәгать иткәндә, түләү бала туган көннән исәпләнә башлаячак. Башка очракларда – мөрәҗәгать иткән көннән.

Айлык түләүне рәсмиләштерү өчен яшәү урыны (вакытлыча яшәү) яисә фактта тору урыны буенча социаль яклау органнарына яки күп-функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International