Бөгелмәдә Физкультурачылар көнен җәйге спартакиада белән билгеләп үттеләр

11 август 2019 ел., якшәмбе

Бөгелмәдә “Факел” спорт мәктәбе базасында Бөгелмә муниципаль районы предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре арасында Бөтенроссия Физкультурачылар көненә 80 ел тулуга багышланган ачык җәйге Спартакиада булып узды.

Әлеге ярышларда предприятиеләрнең физик культура коллективлары, шәһәр һәм районның белем бирү мәктәпләре укучылары, урта һәм югары һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары катнашты. Ярышларда катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова чыгыш ясады. Спартакиада кысаларында мини-футбол, волейбол буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында ярышлар узды. Мини-футбол буенча 12 команда, ә волейбол буенча 4 хатын-кыз һәм 3 ир-ат командасы катнашты.

Ир-атлар командалары арасында волейбол нәтиҗәләре;

I урын - ДБУ “БППК”;

II урын –“Хезмәт резервлары” командасы»;

III урын - "Факел" спорт мәктәбе.

Хатын-кызлар командалары арасында:

I урын - МБУ “Факел” спорт мәктәбе” -02;

II урын - МБУ “Факел” спорт мәктәбе” -04;

III урын – “Факел” спорт мәктәбе” -07.

Мини-футбол буенча нәтиҗәләр:

I урын – “ТНГ-Ленское»;

II урын – “ГКС” ФҖП;

III урын – “көрәшчеләр – Факел” командасы.

Барлыгы - 700 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования