Бөгелмәдә "Бердәм Россия" партиясенең мобиль кабул итү бүлмәсе булып китте

2019 елның 9 августы, җомга

Татарстанда агымдагы елның 24 июленнән «Бердәм Россия»нең мобиль иҗтимагый кабул итү бүлмәләре эшли башлады. Партия символикасы белән бизәлгән алты автобус республика территориясе буйлап, һәрберсе үз зоналарында йөри. Районда яшәүчеләр "Бердәм Россия"гә һәм аның кандидатларына Дәүләт Советының яңа чакырылышы составында эшләү өчен үз йөкләмәләрен бирү мөмкинлеге алды.

Узган кабул итүләр нәтиҗәләре буенча, хезмәткәрләр, халык, нигездә, су сыйфаты, юлларга, сәламәтлек саклау, социаль яклау, бистәләрне төзекләндерү, күп функцияле үзәкләргә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итәләр, дип билгеләп үтелә.

Бөгелмә районында региональ һәм җирле җәмәгать кабул итү бүлмәләре хезмәткәрләре һәм Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов автобус белән торак пунктларга бардылар.

Кабул итү Бөгелмәдә өч мәйданчыкта 9.30 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр үткәрелде. Шәһәрнең 18 кешесе үз тәкъдимнәрен һәм теләкләрен җиткерде. Бөгелмәлеләрнең мөрәҗәгатьләре шәһәр яны транспорты, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, инвалидлык билгеләү, йорт яны территориясен төзекләндерү һ. б. мәсьәләләргә кагылды.

Барлык мөрәҗәгатьләр кәгазьдә кабул ителә һәм электрон базага кертелә, ә аларны эшкәрткәннән соң, 2-3 көн дәвамында депутатлыкка кандидатлар гариза бирүчеләр белән элемтәгә керә, проблемалар турында фикер алыша, хәл итү юлларын эзли. 24 августтан 6 сентябрьгә кадәр 650 гражданнарны кабул итү планлаштырыла. Мобиль кабул итү бүлмәләре көн саен (дүшәмбе һәм сишәмбедән тыш) 9.00 дән 18.00 гә кадәр эшли. Алдан язылу таләп ителми.

Мөрәҗәгатьне электрон рәвештә Минем депутат сайтында калдырырга яки, кайнар линия буенча: 8800-201-16-00 шалтыратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International