«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге проекты кысаларында, шәһәрнең Гафиятуллин урамы, 11, 13, 15 һәм 17, шулай ук Гафиятуллин урамы, 36, 38, Гоголь урамы, 51, 53, Тукай урамы, 73, 75 адресы буенча урнашкан күпфатирлы торак йортлар ишегалдында, ишегалды территорияләре буенча очрашу һәм фикер алышулар үткәрелде.
Киң, уңайлы, яшел ишегалды һәм күптән көтелгән кояш, яхшы кәеф эшлекле сөйләшүгә ярдәм итте. «Безнең ишегалды» проекты һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерүнең төп вариантлары турында фикер алышу турындагы очрашуны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов ачты.
Биредә яшәүчеләрне проектның конкрет бурычлары белән җентекләп таныштырдылар. Барлык тәкъдимнәр дә ишегалды схемасына кертелде, ә башка мәсьәләләр карап тикшерү һәм аларны хәл итү өчен кабул ителде.