Бөгелмә мэры «ГКС» предприятиесенең хезмәт коллективы белән очрашты

9 август 2019 ел., җомга

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров, хакимият вәкилләре һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләймановның хезмәт коллективларында очрашулары дәвам итә.

Очрашу "ГКС" коллективында узды.  Предприятиенең яңа корпуслары белән танышканнан соң, кунаклар хезмәт коллективы җыелган цехка юнәлделәр. Очрашуны ачып, предприятие директоры Альберт Кәримов сүзне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закировка бирде. Ул соңгы 5 елда шәһәрдә һәм районда тормышка ашырыла торган милли проектлар турында сөйләде, коллектив хезмәткәрләренең сорауларына җавап бирде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты буларак, Бөгелмә шәһәрендә  үзенең эшчәнлеге турында Рифнур Сөләйманов та сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования