"Безнең ишегалды": бөгелмәлеләр ишегалларын төзекләндерү буенча үз тәкъдимнәрен кертәләр

7 август 2019 ел., чәршәмбе

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге «Безнең ишегалды» проекты кысаларында, шәһәрнең Гафиятуллин урамы, 18 һәм 20 адресы буенча урнашкан күпфатирлы торак йортларда яшәүчеләр муниципалитет вәкилләре һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов белән очрашты. Очрашуда шулай ук «ТКХ Департаменты» МУП җитәкчесе Ринат Манасыйпов, «Таң» идарәче компаниясе директоры Лариса Мальцева, Партия тарафдарларының Җирле Советы Рәисе, 3 нче мәктәп директоры Галина Дулова, ТИБ вәкиле, Кызыл Армия урамы, 22, 24, 24а һәм Насыров урамы, 1, 1а, 3 һәм 5 нче йортларда яшәүчеләр катнашты. Очрашуны партиянең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Әнвәр Әхмәдиев ачты һәм алып барды.

Яңгыраган тәкъдимнәр һәм теләкләр теркәлде һәм эшкә кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования