"Бөгелмә-Рунако" - "Делин": исәп 2:1

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Узган шимбәдә Ижауда футбол буенча 2019 елның Татарстан Республикасы Кубогы ярымфиналының беренче матчы узды, анда «Бөгелмә-Рунако» командасы җирле «Делин»ны 2-1 исәбе белән җиңде.

Рунаковчылардан голларны Венер Ягудин һәм Олег Бондарев кертте.  Алда - 14 августта Бөгелмәнең "Энергетик" стадионында узачак җавап ярышы. Очрашу 16-30 сәгатьтә башлана.

Икенче ярымфиналда Бөгелмәнең «Энергетик» командасы үз кырында Түбән Каманың «Нефтехимик» командасын 0-3 исәбе белән оттырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International