«Соңгы герой» рок-фестивале 4 августта Яшьләр сарае мәйданында узды. Аны шагыйрь һәм композитор Виктор Цой - "Кино" рок-төркеме лидеры истәлегенә багышладылар.
Фестивальдә «Мост в миллениум» (Бөгелмә), «Если просто» (Лениногорск), «Seven up» (Бөгелмә), «Garage band» (Октябрьский), «Want to go home» (Бөгелмә) музыкаль төркемнәре катнашты.
Хәтер кичәсендә Виктор Цойның бер генә булса да җырын башкару мәҗбүри шарт булды. Биредә танылган рок-коллективларның композицияләре генә түгел, катнашучыларның үз әсәрләре дә яңгырады.