Бөгелмә районында “Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты” конкурсының муниципаль этабы тәмамланды

2019 елның 19 июле, җомга

“Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты” республика конкурсының муниципаль йомгаклау этабы туры бу юлы Зеленая Роща авыл мәдәният йорты базасында узды. Акбаш күпфункцияле үзәге, Петровка, Зеленая Роща, Спас авыл мәдәният йортлары, Ефановка, Иркен һәм Забугоровка авыл клублары вәкилләре үз учреждениеләрен яклап чыкты.

Мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре телдән җавап тотканнан соң, үзешчән сәнгать артистлары сәхнәдә иҗади номерлар белән чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез, конкурс Татарстан Республикасында мәдәни–ял учреждениеләре эшчәнлеген стимуллаштыру, мәдәният өлкәсендә халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү, иҗади казанышларын бүләкләү, мәдәни-ял итү өлкәсендәге инициативаларга ярдәм итү, мәдәният хезмәткәрләре һөнәренең абруен күтәрү һәм авыл мәдәни-ял учреждениеләренең уңай имиджын формалаштыру максатында үткәрелә. Муниципаль этапта Бөгелмә муниципаль районы территориясендә урнашкан барлык авыл клублары һәм авыл мәдәният йортлары катнашты. Чыгышлар нәтиҗәләре буенча, хөкемдарлар муниципаль этап җиңүчеләрен билгеләргә тиеш, соңыннан конкурсның зона этабында катнашачак һәм республика муниципаль районнарының авыл мәдәни-ял учреждениеләре белән “иң яхшы” исеме өчен көрәшәчәк. Зона этабы 2019 елның 1 августында старт ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International