Бөгелмәнең 3 балалар бакчасы яңа уку елына яңартылачак

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы балалар бакчаларын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру барышы белән танышты. 2019 елда 3 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ремонтлана.

Алар арасында 39 нчы "Сандугач" балалар бакчасы да бар. 1955 елда төзелгән бина 90лап баланы сыйдыра. Ремонт эшләре язын башланган иде. Подрядчы оешма - "СМП-189" ҖЧҖ. Балалар бакчасы эшләгән чорында бер генә тапкыр да ремонтланмаган. Балалар бакчасы мөдире Любовь Продубнованың сүзләренә караганда, балалар бакчасы мораль һәм физик яктан искергән һәм күптән капиталь ремонтка мохтаҗ булган.

Бүген биредә түбәләр, җылылык, тәрәзәләр, ишекләр, инженерлык коммуникацияләре, идәннәр, янгын коммуникациясе алмаштырылган, эчке биналар, санузеллар, азык-төлек блогы һәм бинаның фасады яңартыла.

21 нче номерлы "Энҗе" балалар бакчасында да масштаблы яңарту эшләре бара. Учреждение озак еллар капиталь ремонтка мохтаҗ була. Ул 1952 елда төзелгән. Эшләрнең төп төрләреннән тыш төзүчеләр коймаларны да тулысынча яңартачаклар. Подрядчы оешма - "Юнистрой" ҖЧҖ.

Бөгелмәдә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы 2017 елдан гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә 7 объект ремонтланган инде. Район башлыгы һәм шәһәрнең аерым предприятиеләре ремонтланган балалар бакчаларына заманча җиһазлар сатып алып биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International