Бөгелмәлеләрне һәр шимбәдә ачык һавада биюләр көтә

11 июль 2019 ел., пәнҗешәмбе

6 июльдә 18.00 сәгатьтә Техника йорты мәйданында ел саен үткәрелә торган "Ачык һавада биюләр" социаль проекты старт алды.

Һәр шимбә көнне сезне көтәләр:
18.00 - төрле бию юнәлешләре буенча мастер класслар!
19.00- 24 августта узачак «Dance Battle 2019» супер финалына сайлап алу турлары узачак Батл мәйданчыгы!
Теләгән һәркем үзен күрсәтә һәм үз көчләрен сынап карый, башка финалистлар белән ярыша һәм җиңү яулый ала:
- акчалата бүләк
- иң яхшы Урам биючесе исеменә диплом
- супер приз – "Dance Battle 2019" җиңүчесе кубогы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования