Бөгелмә икенче тапкыр "Ефәк юлы" халыкара раллиенда катнашучылар парадын кабул итте

27 июнь 2019 ел., пәнҗешәмбе

Раллида катнашучылар парады техника йорты мәйданында узды. Чара башланыр алдыннан тамашачылар өчен мотоциклларда һәм квадроциклларда дрифт-шоу оештырылды. Яңгыр комачаулау сәбәпле, каскадерлар үзләренең барлык осталыкларын да күрсәтә алмадылар.

Парадта 80 берәмлек техника катнашты. "КАМАЗ-мастер» командасын 3 узыш автомобиле – РФ спорт мастеры Андрей Каргинов, халыкара класслы спорт мастеры Антон Шибалов, РФ спорт мастеры Айрат Мәрдиев тәкъдим итте.

Раллида катнашучылар очрашуыннан тыш, бөгелмәлеләр WorldSkills флагын да каршы алдылар, аның өчен аны тәбрикләү тантанасы да оештырылды. Беренче булып катнашучыларны Бөгелмә мэры Линар Закиров истәлекле вакыйга белән котлады:"флагны төбәкләргә тапшыру эстафетасы 24 майда старт алды, ә инде август аенда Казанда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узачак, ул 60 илдән 1600 яшь белгечне җыячак". 

Сәламләү сүзе белән шулай ук Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Айрат Әхмәров чыгыш ясады. Министр урынбасары, һава торышы начар булуга карамастан, тамашачыларның күп булуына шат булуын билгеләп үтте, шуннан соң Татарстан командасына «Ефәк юлы»на уңышлар теләде. 

Чара пилотлар һәм кунаклар аралашуы белән тәмамланды, анда шулай ук легендар ралли-рейд экипажлары белән фотога төшәргә мөмкин иде.

Колоннаның Чиләбе өлкәсе юнәлешендә 28 июньдә иртә таңга чыгуы планлаштырылган. Ралли марафон Иркутскида 6 июльдә старт алачак. Россия буйлап сузылган ун төрле һәм техник махсус участок буенча, Монголияне төньяктан көньякка кисеп үтеп, юл Гоби атаклы чүленең дюн океанында төгәлләнәчәк. Финиш 16 июль көнне Кытайның Дуньхуан шәһәрендә узачак.

Бу 5000 километр озынлыктагы сәяхәт булачак, шуларның 2 700 км – өч ил территориясе буенча салынган махсус җир. Көнчыгыш Себер тайгасыннан киң Монголия далаларына һәм Гоби – «Ефәк юлы-2019" елның иң катлаулы ралли-рейды буларак кына түгел, ә бәлки кабатланмас маҗаралар буларак та истә калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования