Ул мәшгульлек өлкәсендә күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең сыйфатын күтәрүгә, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренең идарә итү, оештыру-методик эшчәнлегенең иң яхшы тәҗрибәсен өйрәнүгә һәм таратуга юнәлдерелгән.
Смотр-конкурс 2 этапта узды. Беренче этап кысаларында министрлык бүлекләре халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә җыелма мәгълүмат әзерләделәр, рейтинг төзеделәр һәм конкурс комиссиясенә алынган мәгълүматларны тәкъдим иттеләр. Рейтинг күрсәткечләрен карау нәтиҗәләре буенча комиссия 6 шәһәр финалистын билгеләде, алар арасында Яр Чаллы, Азнакай, Зәй, Бөгелмә, Алабуга, Мәскәү районы мәшгульлек үзәкләре бар иде.
Смотр-конкурсның “Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре (шәһәр)” номинациясендә 2 нче этап нәтиҗәләре буенча жюри икенче урынны Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә бирде.