Бөгелмә кызы "Балалар илне сүрәтли" республика рәсем конкурсында җиңүчеләр арасына керде

2019 елның 14 июне, җомга

Казанда «Балалар илне сүрәтли» Республика балалар рәсемнәре конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр, анда 12 меңнән артык мәктәп укучысы катнашты. Җиңүчеләр арасында яшь бөгелмәле - Алинә Миңнехәева да бар иде.

Бәйге 13 нче ел рәттән үткәрелде. Быел 18 яшь рәссам-һәвәскәрне бүләкләделәр.

Конкурста республиканың 45 районыннан 12 меңнән артык кеше катнашты.

Җиңүчеләр дипломнар, электрон гаджетлар һәм Казан аквапаркына билетлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International