Бүген халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау, опека һәм башка хезмәтләр вәкилләре катнашында алиментларны түләттерү мәсьәләсе буенча гражданнарны бердәм кабул итү көне узды.
Кабул итүгә 3 хатын-кыз мөрәҗәгать итте, аларның балаларга карата хокуклары вакытында һәм тулы күләмдә түләнмәгән алимент йөкләмәләре өлешендә бозылган, шулай ук узган еллар өчен бурычлары да җыелган. Хатын – кызларның иң актуаль мәсьәләсе-бурычлы кешеләргә карата кулланыла торган мәҗбүри түләтү чаралары, мәсәлән, милекне кулга алу, хезмәт хакыннан акча тотып калу кебек чаралар.
Барлык мөрәҗәгатьләргә бүлек башлыгы - Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Бөгелмә районы өлкән суд приставы Надежда Митряева консультацияләр һәм җентекле аңлатмалар бирде.